Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә "Китапханә төне" мәдәни-белем бирү акциясе узачак

"Китапханә төне" мәдәни-белем бирү акциясе кысаларында илнең 84 төбәгендә 10 меңнән артык чара узачак. Алтынчы тапкыр уздырыла торган бу чара шимбә көнгә планлаштырырлган. Россиянең кайбер төбәкләрендә "Китапханә төне" акциясе быел тәүге тапкыр үткәрелә. Бу чара дөньякүләм китаплар һәм авторлык хокукы көненә багышланган", – дип белдерә мәдәният министрының беренче урынбасары Владимир Аристархов “Интерфакс” агентлыгына. "Быел акциянең төп темасы – "Яңа китапны уку". Мондый концепция очраклы гына сайланмады: безнең гасырда тормышның бар өлкәсе дә актив үсә, кешеләрнең заманча технологияләр ярдәмендә башка караш формалаша. Әлеге үзгәрешләр мәдәният оешмаларын яңача үстерүдә дә чагылыш таба, шул исәптән, китапханәләрдә дә", – дип хәбәр иттеләр бүген журналистларга мәдәният департаментының матбугат хезмәтендә. Оештыручыларның сүзләренчә, "Китапханә төне " акциясе кысаларында Россия буенча лекцияләр һәм ачык укулары, театр кую, концертлар, күргәзмәләр, шулай ук заманча авторлар белән очрашулар булачак Беренче тапкыр Вологда китапханәсе дә катнаша. Шулай ук акция Новосибирск өлкәсенең барлык 865 китапханәсендә дә үткәрерлер дип көтелә: үзәк китапханәләрдән алып, гади авылныкына кадәр.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев