Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россиядә кием дизайны әле башлангыч чорда гына" - Надежда Әюпова

Россиядә бөтенләй мода юк дип әйтергә була. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында, Казанда 17 декабрьдә узачак “Russia Islamic Clothes 2016” мөселман киеме фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә, халыкара класслы дизайнер-модельер Надежда Әюпова белдерде. Ул фестивальнең жюри рәисе дә булып тора.

Россиядә мода юк

“Европа трендлары белән мөселман киемен бәйләү бүген бик катлаулы. Россиядә кием дизайны әле башлангыч чорда гына. Алай гына да түгел, Россиядә мода бөтенләй юк дип әйтә алам. Минемчә, трендлар Европада, Америкада барлыкка килә, әмма Россиядә түгел, гәрчә Россия дизайнерлары fashion-показларда катнашырга омтылса да”, - дип белдерде Надежда Әюпова.

Матур мөселман киемен сатып алу бүген җиңел түгел

Әгәр кыйбатлы сәүдә маркаларында нинди брендлар тәкъдим ителгәнен карасак, анда Россия дизайнерлары бөтенләй булмавын күрәбез, ди модельер. “Шуңа күрә мөселман киеме фестивале безнең ханымнарга бик кирәк. Дөньяви кешегә Европа сыйфатындагы киемне алу җиңел булмаган кебек үк, мөселманнарга матур мөселман киемен сатып алу бүген бик үк җиңел түгел.  Евро кыйбатлануга, Европа дәрәҗәсендәге барлык “марка”лар ябылды. Бары тик бер ике генә “марка” калды. Ниндидер Россия маркалары пәйда булды, әмма алар трендлар тудырмый, ә Европа һәм Америка трендларын гына кабатларга омтыла”, - дип билгеләп узды Надежда Әюпова.

Казанда чаршаудан тегелгән кебек киемле кызлар йөри иде

Дизайнер-модельер фикеренчә, Казанда әле 10 еллап элек кенә яулыклы кызлар бик үк матур киенеп йөрми иде. “Урамдагы мөселман кызларының күлмәкләре чаршаудан тегелгән кебек күренә иде. Бүген бөтенләй башкача – хәзер без бик зәвыклы киенгән мөселман кызларын күрәбез. Бу фестиваль зәвыкны арттыра, стилизацияләнгән Европа күрсәткечләре белән баета. Мәсәлән, Төркиядә бу киң таралган. Анда кызлар Европага якынрак итеп киенәләр”, - дип билгеләп узды Надежда Әюпова.

Мөселман киеме һәм Ауропа стилен берләштерү катлаулы

Надежда Әюпова сүзләрен җөпләп, Россия мөслимәләре берлеге рәисе, фестивальне оештыру комитеты рәисе  Наилә Җиһаншина да чын мөселман киеме һәм Европа стилен берләштерү үтә дә катлаулы булуын белдерде. Ул Англиядән конкурста катнашырга теләк белдергән бер дизайнердан заявка кабул ителгәнен әйтте. “Ул дизайнер стильләрне берләштерү бурычын ни дәрәҗәдә хәл итүен күрсәтергә тели. Дөрес. Аның киеме мөселман стандартларына бик үк туры килеп бетми инде, бик европалаштырылган. Шулай да, без аның коллекциясен тамашачы хөкеменә тәкъдим итәчәкбез. Без дизайнерларга үз осталыгын күрсәтә алу мөмкинлеген бирәбез. Төркиядән дизайнер киләчәк, ул да заманча мөселман киемен күрсәтәчәк”, - диде Наилә Җиһаншина. Сүз уңаеннан, ул Төркиядә дизайнерларның сыйфатны өстен күрүен, натураль тукымалар сайлавын билгеләп үтте. “Төрекләрдә киемдә Европа стиле катнаштырылуы күренә. Туника һәм чалбар киеп, үз стилендәге баш киемен кия. Алар үз милли колоритын саклый”, - диде Наилә Җиһаншина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев