Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә иминият пенсиясе уртача 703 сумга артачак

Россиянең Хезмәт министрлыгы исәпләүләре буенча, бүгенге көннән эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият пенсиясе уртача 703 сумга артачак. Ул 13 152 сумнан 13 855 сумга җитәчәк, дип искәртәләр министрлыкта. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә. Россия Пенсия фонды исә башка мәгълүматлар бирә. Алар пенсияне 467 сумга арта, ди. Ләкин бу үсеш картлык буенча түләнә торган пенсиягә карый, дип искәртелә.  Нәтиҗәдә, бу төр пенсия 13 620 сум булачак, дип көтелә. Россиянең Хезмәт министрлыгында һәм Россия Пенсия Фондында уртача пенсия төгәл дата буенча, ә уртача ел пенсиясе ел ахырында исәпләнә, дип аңлатканнар. Аларны санау методикасы да төрле. Шуңа күрә министрлыкның һәм фондның исәпләнгән саннары аерыла. Ничек кенә буллмасын, һәр кешенең пенсиясе төрлечә артачак. Чөнки ул һәр аерым кешенең никадәр пенсия алуына бәйле. 1 февральдән исә бөтен иминият пенсияләре 5,4 процентка индексацияләнәчәк. һәр кешенең шәхси пенсиясе шул процентка арту кичерәчәк. Ә 467 сум һәм 703 сум - уртача алынган күрсәткечләр. Исегезгә төшерәбез, эшли торган пенсионерларның пенсияләре алар эштән киткәч кенә индексацияләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев