Россиядә хәйриячеләр саны арткан

Халыкара хәйрия оешмасы (CAF – Charities Aid Foundation) хәбәр иткәнчә, быел 29 ноябрьдә беренче тапкыр Россия халкы Бөтендөнья хәйрия көнендә #Юмарт Сишәмбе чарасында катнашачак. Хәйриячелеккә яңа этәргеч бирүгә юнәлтелгән әлеге хәрәкәттә катнашкан кешеләрнең гамәлләре интернет челтәрендә урын алачак. Бу акциядә яшьләр актив катнашыр дип көтелә.

Хәйрия акцияләрен алдан планлаштырып булмый

Яшьләр, гомумән, мондый чараларда катнашырга ярата, ярдәм сораучыларга да җавап кайтара. Мәсәлән, Альмира Шагалина социаль челтәр битендә ярдәм кирәклеген яза. Ул – өч бала әнисе, кызганычка, 6 яшьлек Иосифның һәм 3 яшьлек Настянең физик мөмкинлекләре чикле. Аларны дәвалауга ай саен чыгымнар кирәк. Гаилә әлеге чыгымнарны үзе генә күтәрә алмый. Аның әйтүенчә, мәрхәмәтле кешеләр күп. “Кемдер әз-әзләп еш кына ярдәм итә, кайберәүләр сирәк, әмма зурлап булышлык күрсәтә. Хәйриячеләр ярдәме белән дәвалануга акчалар җыела. Әле күптән түгел Кырымга дельфинотерапиягә барып кайттык”, – ди Альмира.

Балаларга миһербанлылык мәктәптә үк өйрәтелә. Мисалга, 29 октябрьдә Казанның 4нче гимназия-интернатында Хәйрия ярминкәсе узган. Бу ярминкәдә балалар мастер-класслар оештырган, үзләре җитештергән товарларны сатуга куйган. Ярминкәдә тупланган акчаларны алар Һиндстанда бәлага тарыган татар сәяхәтчесе Рәйхан Халитовны дәвалауга юнәлткән. Ярминкә оештыручы Таһир Гыйззәтуллин: “Мондый чаралар уздырып торабыз, аларны алдан планлаштырып булмый бит. Соңгы ике ел дәвамында ярты ел саен үткәрергә туры килде. Яман чир белән авыручы балага, юл һәлакәтенә очраган укучыга һәм кибеттә стеллаж ишелеп зәгыйфьләнгән малайга акча  җыйдык. Һәр ярминкәдә якынча 100 мең сум җыела”, – ди.


Россия ярдәм итү фонды мәгълүматлары буенча 2016 елда Татарстан халкы балаларга 16 170 520 сум күләмендә ярдәм күрсәткән. Хәйрия фондларының күп булуы да (Татарстанда гына да 35 хәйрия фонды эшчәнлек итә) халыкны социаль яктан яклый. Аерым кешеләр, ширкәтләр ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, аларга юнәлешне генә күрсәтергә кирәк. Социаль учрежденияләр дә дәүләт хисабына гына яши алмый.   Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен төзелгән “Апрель” реабилитация үзәге хезмәткәре Роза Мәхмүтова әйтүенчә, үзәккә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр күп, алар арасында эре ширкәтләр дә, гади халык та бар. Әле күптән түгел генә Казанның ТЭЦ-3 энергия предприятиесе тарафыннан тузан суырткычы бүләк ителгән. “Балаларга идәндә уйнаганда салкын булмасын өчен дә, техник куркынычсызлык таләпләрен үтәп тә бөтен җиргә келәм җәелгән. Тәртип, чиста булырга тиеш. Бу очракта тузан суырткычсыз булмый”, – ди Роза Мәхмүтова.

Россиядә хәйриячеләр арткан

Октябрь ахырында CAF халыкара хәйрия оешмасы бастырып чыгарган дөньякүләм хәйрия рейтингы мәгълүматларына караганда, 2016 елда Россиядә хәйриячеләр саны икеләтә арткан: 2014 елда бу күрсәткеч 9% булса, 2015 елда 18% тәшкил иткән. Шулай да, хәер бирүчеләр саны артуына карамастан, Россия дөнья күләмендә 126 урында гына тора. Хәйриячелекнең лидеры – Мьянма, икенче урында – АКШ, өченчедә – Австралия. Рейтингның соңгы, 140нчы урынында Кытай калган. Әлеге рейтингны төзүчеләр фикеренчә, Россиядә хәйриячеләр саны артуы сораштыруның Рамазан аена туры килүе белән дә бәйле булырга мөмкин икән. Мәгълүм булганча, Рамазан аенда мөселманнар арасында сәдака бирүчеләр күп була. Россиядә 20 миллион мөселман булуын иссәпкә алсаң, хаклык бар кебек. Хәер, сораштыру кайсы төбәктә узуы да мөһим бит әле. Респондентлар Татарстан, Чечня кебек мөселманнар күп яшәгән республикалардан булса, билгеле фараз дөреслеккә туры килә. Хәернең уртача күләме исә, 2014 ел белән чагыштыганда, 5000 сумнан 3300 сумга кадәр кимегән. Моның сәбәбен исә икътисади кризис белән бәйләп карыйлар. Тагын бер кызыклы факт: хәйрия гамәлләре табигать афәтләре, фаҗигаләр, сугышлар булган илләрдә үсә. Димәк, кешеләр авыр хәлдә үзара ярдәмләшә. Татарстан дәүләт архив фондларында сакланган документларның интернет-күргәзмәсе дә афәт килгәч халык берләшүен раслый. Мәсәлән, ХХ гасыр башында, Беренче дөнья сугышында яраланганнарга ярдәм йөзеннән, Хәйрия лотереясе билеты чыгарылган. Шулай ук Казан университеты профессоры А.А.Овчинниковның сугыш корбаннары өчен студентларга кибетләрдән һәм лавкалардан хәер җыярга рөхсәт сорап губернаторга язган үтенече бар. Г.Ш.Мөкминовның да үз кибете каршында хәер өчен махсус савыт элергә рөхсәт сорап губернаторга язган хаты сакланган.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: