Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә халык турында бердәм мәгълүмат базасы булдырылачак

Премьер-министр Дмитрий Медведев дәүләт ярдәме күрсәтелгәндә гражданнардан  дәүләт органнарында булган документларны сорауны тыючы боерыкка кул куйды. “Имзаланган боерык нигезендә Федерация субъектларының муниципаль һәм җирле үзидарә органнары таләп итүче документлар һәм белешмәләр башкарма хакимиятнең аерым федераль органнар карамагында булган исемлек расланган. Исемлектә башкарма хакимиятнең 25 федераль органы тарафыннан тәкъдим ителүче 85 документ һәм белешмә күрсәтелгән”, — диелгән Хөкүмәт сайтында басылган хәбәрдә. Үз чиратларында, федераль органнар әлеге документ һәм белешмәләрне бирү форматы таләпләрен билгеләргә тиеш.

Аерым алганда, исемлеккә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, хөкем ителгәнме, юкмы икәнлекне барлау, эзләүдә булу-булмауны, җинаять җаваплылыгы фактлары турында, шулай ук хәрби хезмәттә булу турында, кешенең үлеме турында һәм башка шундый белешмәләр төре кергән.

Кабул ителгән чаралар дәүләт органнарының мәгълүмат алмашуда бердәм нормага китереп, белешмәләр алуны тизләтер һәм дәүләт, муниципаль ярдәме күрсәтүнең сыйфатын камилләштерүгә китерер дип көтелә.

Дмитрий Медведев алдан хәбәр иткәнчә, 2025 елга Россиядә халык турында бердәм мәгълүмат базасы булдырылачак. Әлеге базада исән һәм вафат булган россиялеләрнең, шулай ук Россиядә даими яшәүче чит ил гражданнарының төрле идентификаторлары — ИНН, СНИЛС, паспорт һәм машина йөртү таныклыгы саннары күрсәтеләчәк. Гражданнар әлеге мәгълүмат базасыннан үзләре һәм балалары турында гына, ә ведомстволар — барлык массивка, әмма регламентлаштырылган сорау буенча гына мәгълүмат ала алачаклар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев