Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә дәүләтнең милли сәясәт программасын финанслау артачак

Россиядә бюджет киеренке булуга карамастан, дәүләтнең милли сәясәт программасын финанслау кимеми, ә 600 миллион сумга артачак. Бу хакта РИА «Новости» һәм «Татар-информ» агентлыгы арасында оештырылган телевизион күпер барышында РФ Дәүләт Думасында Милли эшләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

«Кайсыдыр юнәлешләрдә акчалар кимесә дә, әлеге программага (бәлкем ул яңа булгангадыр) быел 1,4 миллиард сум акча бүленде. 2017 елга әлеге программа кысаларында сигез юнәлешне тормышка ашыру максатыннан 2 миллиард сум планлаштырылды», – дип шәрехләде Россия парламенты вәкиле.

Илдар Гыйльметдинов Россия субъектларында төбәк программаларын, мәгариф программаларын финанслау, җирле аз санлы халыкларга ярдәм итү, милләтара багланышлар мониторингын үткәрү кебек проектларны өстенлекле дип билгеләп үтте. Шулай ук Дәүләт Думасы комитеты башлыгы мигрантларны адаптацияләү эшен көчәйтергә кирәклеген искәртте һәм Милләтләр эше буенча федераль агентлык вәкаләтләре киңәюен җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев