"Россиядә чыгарыла торган федераль дәреслекләрдә татар-монгол изүе төшенчәсе юкка чыкты" - Марат Гыйбатдинов

Безнең өчен иң әһәмиятлесе – Россиядә чыгарыла торган федераль дәреслекләрдә татар-монгол изүе төшенчәсе юкка чыгуы. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов шул фикердә. Дискуссия на тему "Что чувствуют татарские школьники при изучении нашествия татаро-монгольского ига? Искәртеп үтик, Татарстанның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары кичә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Тарихи-мәдәни стандарт контекстында "Тарих" предметының этномәдәни һәм төбәк өлеше" темасына республика фәнни-гамәли конференциясенә җыелды. Чараның төп максаты – яңа стандартлар нигезендә язылган дәреслекләр белән ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләшү, укытучыларның үзара тәҗрибә уртаклашуы. Марат Гыйбатдинов журналистларга, замана үзгәрү белән бәйле рәвештә, Россиянең мәгариф өлкәсендә соңгы елларда яңа кануннар барлыкка килүен, шулай ук тарих өлкәсендә зур үзгәрешләр булуын һәм моның яңа дәреслекләр әзерләү ихтыяҗын тудыруын билгеләп узды. Дискуссия на тему "Что чувствуют татарские школьники при изучении нашествия татаро-монгольского ига? “Тарихи-мәдәни стандарт концепциясе барлыкка килеп, хәзер Россиядә чыгарыла торган бөтен дәреслекләр шул яңа стандарт нигезендә эшләнергә тиеш. Татарлар тарихын язганда, Тарих институты галимнәре, чит ил галимнәре дә актив катнашты. Безнең өчен бу стандартта иң әһәмиятлесе – Россиядә чыгарыла торган федераль дәреслекләрдә дә татар-монгол изүе төшенчәсе юкка чыкты. Чөнки бу чыннан да искергән термин, һәм ул тарихи чынбарлыкка туры килми торган төшенчә. Бу күбрәк эмоцияләр белән бәйле термин. Хәзер ул рәсми рәвештә бу чорда рус җирләре ханнарының Урда ханнарына бәйлелеге дип алмаштырылды. Әйтергә кирәк, бу нейтраль термин, һәм ул тарихи чынбарлыкны дөресрәк гәүдәләндерә”, – дип саный галим. Марат Гыйбатдинов тарихи-мәдәни стандартта үзгәрешләр бик күп булуын әйтте. “Тарих укыту сәяси, хәрби, икътисади, сугышлар тарихыннан күбрәк мәдәният тарихына күчерелә. Һәрбер чорга махсус материал кертелде, махсус таләпләр куелды. Мәсәлән, балалар урта гасыларда көндәлек тормыш белән янәшә мәдәниятне дә өйрәнергә тиеш. Рус мәдәнияте генә түгел, Россия халыклары мәдәнияте дә. Яңа стандартлар буенча һәр бала үз төбәге, үз милләте, үз халкы тарихын белергә тиеш. Мондый таләп федераль дәрәҗәдә куелган. Бу мөмкинлектән ничек файдалана алуыбыз хәзер инде укытучылардан тора”, – ди ул. Яңа стандартны эшләгәндә галим үзе дә катнашуын әйтте. “Барлык төбәкләрдән иң актив катнашучы Татарстан гына булды. Ни куаныч, Мәскәү галимнәре тарафыннан безнең тәкъдимнәрнең күбесе кабул ителде. Без, Татарстан һәм Россия галимнәре, объектив тарихны язарга тырышабыз. Федераль дәрәҗәдә тарих укытуны үзгәртергә омтылыш булды. Әмма нинди формада, нинди юллар белән үзгәртү буенча уртак караш булмады. Шуңа күрә, федераль үзәк без тәкъдим иткән күпчелек тәкъдимнәрне кабул итте. Чөнки бездә инде әзер концепция, әзер методик карашлар, җиде томлык академик басма бар иде. Без бу процесска, башка коллегалар белән чагыштырганда, күпкә зуррак әзерлек белән килеп җиттек. Шуңа күрә нәтиҗәсе дә яхшы булды дип уйлыйм”, – ди Марат Гыйбатдинов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: