Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россиядә бүтән бер генә республикада да, бер генә төбәктә дә башка милләтләр өчен Татарстандагы кебек шартлар юк" - Разил Вәлиев

Республикада төрле халыклар үзләрен иркен хис итәр өчен закон бөтен мөмкинлек тә бирә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулары буенча ТР Дәүләт советы комитеты рәисе, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучысы, шагыйрь Разил Вәлиев «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына шул хакта белдерде. Татарстанда 170 милләт Вәкиле яши. Республикада тиздән III Халыклар съезды узачак, Казанга 1000 делегат җыелачак. Тапшыру шушы чарага багышланган иде. «Татарстанда дистәләгән чуаш, мари, удмурт, мордва мәктәпләре бар. Аннары 20 артык телдә укыта торган якшәмбе мәктәпләре бар. Болар безнең республикабызда ике халыкка гына түгел, бөтен халыкка да игътибар булуы турында сөйли. Россиядә бүтән бер генә республикада да, бер генә төбәктә дә башка милләтләр өчен мондый шартлар юк», - дип белдерде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев