Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россиядә берәүгә дә көчсез булырга ярамый" - Минтимер Шәймиев

Кичә Казан ратушасында геройларны хөрмәтләү чарасы узды. Анда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, Хезмәткә Дан ордены тулы кавалерлары, үлгәннән соң Герой исеме бирелүчеләрнең туганнары чакырулы иде. Чествование героев посвященное Дню Героев Отечества Бәйрәм Җиңү паркында мәңгелек утка чәчәкләр салу белән башланды һәм ратушада дәвам итте. Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Залдагыларга мөрәҗәгать итеп ул, бүгенге көндә Татарстанда 36 Ватан Герое яшәвен билгеләп үтте. Чествование героев посвященное Дню Героев Отечества Әлеге бәйрәм ун ел элек 9 декабрьдә барлыкка килгән һәм бу көн 1769 елда Екатерина II тарафыннан иң зур хәрби бүләк – Изге Георгий ордены булдырылу белән истәлекле. Республика тарихында беренче тапкыр әлеге бүләккә “Дәүләт һәм халык алдындагы хезмәтләре өчен” апрель аенда Минтимер Шәймиев лаек булды. 3299 “Һәр заманның үз геройлары бар. Россия тарихында батырлык өчен һәрвакыт урын бар. Безнең илнең куәте зур, безнең суверенитетка кул күтәрүчеләр табылып тора. Шунлыктан, безгә аны сакларга һәм аның белән горурланырга кирәк. Бу – беренчел бурыч”, – диде Минтимер Шәймиев. “Яшь армия” курсантлары геройларны котлап, чәчәкләр тапшырды.
Анна Тарлецкая, Татар информ
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев