Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә беренче бала тугач бер тапкыр бирелә торган акча күләме артырга мөмкин

Бу хакта “Известия” хәбәр итә. RT чыганагына биргән интервьюсында Федерация Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Валерий Рязанский әйтүенчә, әлеге тәкъдимне якындагы вакытта узачак демография мәсьәләләре буенча Федерция Советы түгәрәк өстәлендә караячаклар. Рязанский фикеренчә, бер тапкыр түләнә торган акча күләмен үстерү туучылар санын арттыруга булышачак. Шулай ук ул илнең аерым төбәкләрендә мондый түләүләр бар дип өстәде. Хәзер бу сорауны федераль югарылыкта караячаклар. Ата-аналарга өстәмә булышу ысуллары кирәк, дип ассызыклаган ул. “90-нчы елларда туган яшь хатын-кызлар хәзер әни була. Билгеле булганча, бу вакыт - демографик төшенкелек чоры. Шуңа да халык аз санда”. Сәясәтче бу ярдәм төбәк һәм федераль бюджетлардан булырга тиеш диде. Әлеге сорауны законлы рәвештә эшләү өчен хәзерге бюджет белән бәйләп карарга кирәк. Шуннан соң гына төгәл сумма турында сөйләргә була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев