Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә балалар язучылары өчен әдәби премия булдырылачак

Бу хакта хөкүмәт сайтында хәбәр ителә, дип яза “Известия” басмасы. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанс министрлыгына һәм Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгына балалар язучылары өчен илкүләм әдәбият премиясен булдыру буенча тәкъдим әзерләргә йөкләгән. Проектны 2017 елның 1 сентябренә әзерләп бетерү тәкъдим ителә. Моннан тыш, Финанс министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы сентябрьгә китап нәшриятларына өстәлгән салымны кайтаруны тизләтү буенча гомуми тәкъдимнәр җиткерергә тиеш.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев