Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә авторлык хокуклары белән идарә итү өлкәсендә иҗтимагый-дәүләти оешма төзелергә мөмкин

Россиядә авторлык хокуклары белән идарә итү өлкәсендә иҗтимагый-дәүләти оешма төзергә мөмкиннәр. Бу хакта Россия вице-премьеры Игорь Шувалов уздырган киңәшмәгә сылтама белән “Коммерсантъ” яза, дип хәбәр итә ТАСС. Игорь Шувалов Россиянең Икътисад, Мәдәният, Юстиция министрлыклары башлыкларына авторлык хокуклары өлкәсендә яңа иҗтимагый-дәүләти оешма төзү турындагы мәсьәләне 25 гыйнварга кадәр чишәргә боерган. Шулай ук ул Мәдәният министрлыгына авторлык хокукларына кагылышлы законнарга төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән. Аерым алганда, ул закон проектында авторлык хокукы иясенең гонорарлары, еллык хисаплар һәм башка мәгълүматлар тупланган “шәхси кабинетын” булдыру турында да сүз барачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев