Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә 2020 елда социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә ведомствоара яңа система эшләп китәчәк

Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец белдерде, дип яза «Известия».

Сүз кимендә 800 меңләп граждан турында бара.

«Социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек буенча ведомствоара яңа система булдырылырга тиеш, бу 2020 елда социаль өлкә хезмәткәрләренең яңа бердәм һөнәри стандартларга күчүе белән бәйле. Бу шулай ук яхшы тәҗрибә һәм үзара ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле моделен төбәктән төбәккә трансляцияләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр иткән Ольга Голодец.

Вице-премьер аппаратында аңлатуларынча, социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә һәм башка җирләрдә ведомствоара яңа система буенча төрле яклап әзерлекле белгечләр эшләячәк. Мәсәлән, чиновникка килгән кешегә психолог консультациясе кирәк икән, яңа система аңа ярдәм итү мөмкинлеген бирәчәк. Икенче очракта кабул итүгә килгән гражданинны башка ведомствога җибәрә яки коллегалары белән проблеманы бергәләп чишә ала. Нәтиҗәдә, социаль ярдәм алу вакыты бик нык тизләшә.

Кайбер төбәкләрдә яңа бердәм һөнәри стандартлар инде кулланыла. Бу өлкәдә иң нәтиҗәле булып Воронеж, Мәскәү, Тула һәм Свердловск өлкәләре, шулай ук Мәскәү һәм Алтай крае санала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев