Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә 2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы артачак

2017 елның 1 июленнән Россиядә минималь хезмәт хакы 4 процентка - 7,8 мең сумга кадәр артачак. Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә "Новости" РМА. 2016 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сумнан 7,5 мең сумга кадәр күтәрелгән иде. 2017 елда минималь хезмәт хакы арту 930 мең хезмәткәргә кагылачак, аларның 70,4 проценты - дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре. Әлеге закон проектын тормышка ашыру өчен 6,74 млрд сум акча таләп ителәчәк, шул исәптән 2,27 млрд сум - федераль бюджеттан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев