Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә 2017 елның 1 февраленә хезмәт хакы буенча бурыч суммасы күрсәткече арткан

Россиядә 2017 елның 1 февраленә хезмәт хакы буенча бурыч суммасы 507 миллион сумга яки 2017 елның 1 ыйнвар күрсәткече белән чагыштырганда 18,6 процентка арткан һәм 3,232 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә Риа-Новости. 2016 елның декабрендә, ведомство хәбәр итүенчә, Россиядә хезмәт хакы буенча бурыч 29,2 процентка — 2,7 миллиардка кадәр төшкән. Оешмаларның үз акчалары булмау сәбәпле барлыкка килгән бурыч 1 февральгә 3,21 миллиард сум яки барлык түләнәсе сумманың 99,5 процентын тәшкил итә. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан вакытында акча күчерелмәү сәбәпле барлыкка килгән бурыч 17 миллион сум булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев