Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Үзәк банкы кулда акча әйләнеше системасын оптимальләштерергә ниятли

Банк бу максатта кулда акча әйләнешен тәэмин итә торган югары технологияле объектлар төзергә планлаштыра. Алар Казан, Уфа, Новосибирск, Түбән Новгород һәм Симферополь шәһәрләрендә пәйда булачак. Бу хакта мәгълүмат Үзәк банк рәисе урынбасары Георгий Лунтовский мәкаләсендә «Деньги и кредит» журналында басылган. Моннан тыш, оптимизацияләү максатыннан, 158 исәп-хисап кассалары үзәген ябу каралган. Шулай итеп, банкның территориаль челтәре 2021 елга 112 учреждениегә кадәр кыскартылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев