Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия укытучылары сүзлекләргә экспертиза үткәрергә кирәк дип саный

Россия укытучылары сүзлекләргә экспертиза үткәреп, рус теле нормаларын стандартизацияләү кирәклеген белдерде. Бу хакта RT хәбәр итә. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе башлыгы, Россия Президенты карамагындагы Рус теле буенча совет әгъзасы Роман Дощинский сүзләренчә, хәзерге вакытта төрле сүзлекләрдәге мәгълүмат бер-берсенә каршы килә һәм бу тел нормаларында буталчык тудыра. Белгечләр сүзлекләргә экспертиза ясарга һәм Россия Мәгариф министрлыгы норматив әсбаплары исемлеген яңадан карарга, шулай ук тел сәясәтендә дәүләтләрнең вәкаләтләрен киңәйтүне ниятлиләр. Моның өчен махсус комиссия төзү күздә тотыла.    
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев