Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия, Төркия һәм Бельгиядә "Татар мәгарифе көннәре" узачак

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 3 миллион сумга «Татар мәгарифе көннәре» уздырырга уйлый. Әлеге хезмәт башкаручыны эзләү турындагы хәбәр дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Сатып алу документациясендә әйтелгәнчә, чараны Курган һәм Самара өлкәсендә, шулай ук Төркия һәм Бельгиядә үткәрү күздә тотыла. Ул 3 көннән дә (килү һәм китү көннәрен исәпкә алмыйча) ким булмаска һәм анда 50 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашырга тиеш. Моннан тыш, чарада түгәрәк өстәл һәм «Татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре» темасына пленар утырыш форматында икедән дә ким булмаган секция эшләячәк. Шулай ук мәдәни программа һәм концерт та оештырылачак. Чараны оештыру буенча хезмәт килешү төзелгәннән соң 2017 елның 5 декабренә кадәр күрсәтеләчәк.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев