Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия төбәкләренең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге рейтингында Татарстан - икенче урында

Татарстан Россия төбәкләренең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча июнь медиарейтингында икенче урынга чыккан. Әлеге рейтингны Стратегик инициативалар агентлыгы, “Медиалогия” компаниясе, “Publicity” PR-агентлыгы әзерләгән. Быел июнь аендагы белешмәләр буенча, Санкт-Петербург беренче урынга чыккан, моңа кадәрге рейтингта 5 нче булган Татарстан икенче урынга күтәрелгән, өченче урында – Мәскәү өлкәсе. Беренче “бишлек”кә Тула һәм Липецк өлкәләре дә кергән. Медиарейтингны төзүчеләр белдергәнчә, ул төбәкләрне инвестицион һәм эшлекле климатның яхшыруын гавами яктыртуга этәрү өчен булдырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев