Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия татарлары" фотокүргәзмәсе Казан кунакларында зур кызыксыну уята

Конфедерацияләр кубогы көннәрендә Татарстанның дәүләт  сынлы сәнгать музеенда “Россия татарлары” фотокүргәзмәсе аеруча кызыксыну уяткан. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева хәбәр итте. “Уеннар булган көннәрдә 300гә якын кеше килде. Музейда, нигездә, җанатарлар булып китте, спортчылар килә алмады. Бик зур кызыксынуны “Россия татарлары” фотокүргәзмәсе уята. Гомүмән, фотографияләр кунакларга кызыклы, чөнки аларда барысы да аңлашыла. Бу фотографиядәге татарлар билгесез диярлек. Без монда Россия буйлап таралган татар диаспоралары турында сөйлибез”, - диде Розалия Нургалиева.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев