Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия тарихындагы беренче күмәк проектлар сессиясен татар яшьләре үткәрәчәк

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында Россия тарихында беренче мәртәбә күмәк проектлар сессиясе үткәреләчәк. Анда берьюлы 750 кеше катнашуы көтелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итте. Быел форумның белем бирү өлеше “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узачак 5 юнәлештәге секцион утырышлардан гыйбарәт була. Бу юнәлешләр арасында “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәни проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика” бар. “Акыл фабрикасы” нәтиҗәсе буларак, күмәк проектлар сессиясе уздырырга ниятлибез. Секцион утырышлардан соң, барлык делегатларның бергә җыелып, һәр юнәлеш буенча күмәк проект булдыру өстендә эшләве планлаштырыла. Әлеге проектлар секция утырышларында алынган яңа мәгълүматка таянып башкарылачак”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. Аның сүзләренчә, күмәк сессия кысаларында югарыда билгеләп үтелгән юнәлешләр буенча гына түгел, ә милли брендлы бизнес, шулай ук милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр темасына багышланган социаль проектлар булдыру ихтималы да бар. "Татар-информ" хәбәрчесе әлеге чара турында Айрат Фәйзрахманов белән әңгәмә корды. Аның сүзләренчә, һәр секциядә катнашкан 100-150 кеше 10-15 командага бүленә. Аларга 2-2,5 сәгать вакыт бирелә. Яшьләр башта “ми давылы” ярдәмендә проектка бәйле күптөрле идеяләре белән уртаклаша. Дистәдән артык идеянең иң уңышлы дип табылганы һәм куелган таләпләргә туры килгәне генә сайлап алына. Ул проектның нигезен тәшкил итәчәк. Махсус методика нигезендә проектны гамәлгә ашыру этаплары, аның үзенчәлекләрен чагылдырган план әзерләнә. Ахырда делегатлар әлеге әзер проектларны бер-берсенә тәкъдим итәр дип көтелә. Һәркайсы буенча социаль челтәрләрдә махсус чат булдыру һәм проектларның язмышына бәйле рәвештә фикер алышу күздә тотыла. Аларның киләчәктә гамәлгә ашырылу-ашырылмавы да контрольдә тотылачак. Нәтиҗәдә, барлыгы 50ләп проект барлыкка килер дип планлаштырыла. Шуларның кимендә 30ы тормышка ашса, шәп булыр иде, дип билгеләп үтте Айрат Фәйзрахманов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев