Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия программистлары дөньяда иң яхшылары булуы белән аерылып тора

Россия программистлары бөтен җирдә билгеле, ә аларның эшләнмәләреннән бөтен дөнья куллана. Бу хакта бүген Иннополиста «Кибербезопасность АСУ ТП» 4 нче конференциядә Россиянең танылган программалар эшләүчесе Евгений Касперский белдерде.

«Россия программистлары дөньяда иң яхшылары булуы белән аерылып тора. Бу Кондолиза Райс сүзе. Чыннан да, ул миңа панель очрашуларының берсендә әйтте", - дип билгеләп үтте «Касперский лабораторияләре» генераль директоры.

Моңа дәлилләр күп. "Әгәр Россия продукциясенә килсәк, ул өлешчә Boeing. Софт. Ә авиониканы Казанда санап чыгаралар. Бу хакта дата-үзәктә белдем".

"Без цифрлы дөньяда яшибез, артка юл юк. Цифрлыга кадәрге дөнья акрын эшләде, күп кенә процесслар мөмкин түгел иде. Хәзер самолетны автомат төшерү белән кул белән төшерүне аерып булмый. Самолетта алкышлар - ул программистларга кул чабалар. Без цифрдан баш тарта алмый торган дөньяда яшибез. Моннан тыш дөнья куркынычсызрак була башлады. Кеше компьютерга караганда күбрәк хаталар ясый", - дип билгеләп үтте конференцияне алып баручы спикерларның берсе.

Касперский сүзләренчә, соңгы биш елда бары тик бер авиаһәлакәт кенә борт компьютеры дөрес эшләмәү белән бәйле. Тагын ике һәлакәт техника төгәл эшләмәүдән һәм пилотларның дөрес эш итмәүләре аркасында булган. Калган авиаһәлакәтләр бары тик кеше факторы белән генә бәйле.

Спикер фикеренчә, бүгенгә төп бурыч - IT-дөньяны тышкы киберянауларны кабул итми торган итү. "Без системаларны иммунототрыклы итәргә тиеш", - дип мөрәҗәгать итте ул конференциядә катнашучыларга.

Соңрак Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка копьютер саклау системасын актив куллану һәм заманча дөньяда аның роле үрнәкләрен күрсәттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев