Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Путин торак-коммуналь хезмәтенә, азык-төлек, даруларга бәяне хокуксыз рәвештә арттыруны туктатырга кушты

...Ләкин моны җайлап кына эшләргә, дип белдерде Россия президенты Владимир Путин Россия Генераль прокуратура коллегиясенең киңәйтелгән утырышында. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә. “Төп азык-төлеккә һәм яшәү өчен әһәмиятле булган даруларга бәяләрне хокуксыз рәвештә арттыру фактларын тәфсилләп өйрәнергә кирәк. Бу бик нечкә эш, чөнки инфляция шартларында аерым бер өлкәдә бәя арту котылгысыз, ләкин мин нәкъ икътисадый яктан дәлилләнмәгән, чамасыз арттыру турында сөйлим”, - диде Путин. Шулай ук капиталь ремонт өчен түләүне дә контрольдә тотарга, торак-комуналь хуҗалыгы хезмәтенең сыйфатын да күзәтергә кирәк. Моннан тыш, Россия башлыгы прокуратурага халыкны үз вакытында тулы хезмәт хакы белән тәэмин итүне контрольгә алырга кушты. Аның мәгълүматлары буенча, “гражданнарның хезмәт хокукы бозылу очракларының дүрттән бере хезмәт хакы түләүгә бәйле“. "Узган ел прокуратура органнары катнашында хезмәт хакы буенча 28,5 миллиард сум бурыч түләнелгән", - дип белдерде Путин. "Үз проблемаларын эшчеләре җилкәсенә өйгән һәр җитәкче, оешма хуҗасы аңларга тиеш:  хокукый җаваплылыктан качып булмый. Намуслы эшмәкәрләр дәүләт тарафыннан ярдәм алырга тиеш. Прокуратура хезмәткәрләре “эшмәкәрлекне яклау буенча нигезсез тикшерүләр, төрле яклап бәйләнүләр” буенча зур эш башкарган. Әлеге мәсьәләгә киләчәктә дә зур игътибар бирүне сорыйм ", - диде Путин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев