Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасын мактаган

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда уңай инвестицион климат турында билгеләп үткән. Бу хакта ул стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советында әйткән, дип хәбәр итә “Новости” Россия мәгълүмат агентлыгы. Бу чарада “Деловая Россия” башлыгы Алексей Репик теге яки бу илдә, “Татарстанда яисә Парижда” эшләү кеше теләгенә бәйле, фикерен белдергән. “Теге яки бу төбәктә, илдә эшлисе килүе конкрет кешедән бәйле, компания уңышлары, үсеше дә кешедән тора”, - дип билгеләп үткән Репик. Моңа җавап итеп Владимир Путин: “Татарстанда яхшырак, куркынычсызрак, тынычрак һәм инвестицион климат яхшырак”, - дип белдергән. Искә төшерик: Россия Президенты Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советында катнашучыларга Россиядә WorldSkills хәрәкәте үсеше буенча барлык йөкләмәләрне үтәвен тәэмин итү мөрәҗәгате белән чыккан. “Хөкүмәтне, Мәгариф һәм фән министрлыгын Россиядә WorldSkills хәрәкәте үсеше буенча, шул исәптән 2019 елда Казанда узачак эшче һөнәре буенча дөнья чемпионаты оештыру буенча барлык йөкләмәләрне үтәвен тәэмин итүне сорыйм”, - дип белдергән Путин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев