Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Президенты Владимир Путин Пенсия фонды бюджеты турындагы законга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга Россия Федерациясе Пенсия фонды бюджеты турындагы законга кул куйды. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылды, дип хәбәр итә ТАСС. “РФ Пенсия фонды бюджетының 2017 елга төп характеристикаларын расларга”, - диелгән законда. Документка ярашлы рәвештә, Россия Пенсия фонды бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 2017 елда 8 трлн 583,9 млрд сум була, бу исә Россия эчке тулаем продуктының 9,9 процентын тәшкил итә. Керемнәре - 8 трлн 363,5 млрд сум. Россия Пенсия фонды бюджетында инфляциянең фаразлама дәрәҗәсе 5,8 процент тәшкил итү ихтималы исәпкә алынган. Шулай ук эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре дә исәптә. Иминият пенсиясенә билгеләп куелган түләүләр 2017 елның 1 февраленнән 2016 ел инфляциясе дәрәҗәсенә күтәреләчәк. Андый теркәлгән түләүләр күләме индексациядән соң аена 4 823,35 сум тәшкил итәчәк, пенсия баллының бәясе - 78,58 сум (2016 елда - 74,27 сум). Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 2017 елда 13 657 сум (пенсионерның яшәү минимумына карата 159,9 процент) була. Дәүләтнең пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр, 2017 елның 1 апреленнән эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләренә дә 2,6 процентка артачак. Нәтиҗәдә, 2017 елда социаль пенсиянең уртача еллык күләме 8 803 сум (пенсионерның яшәү минимумына карата 103,1 процент) була. Инвалид балалар һәм балачактан 1 нче төркем инвалидларның социаль пенсиясенең уртача күләме 13 349,2 сум тәшкил итә. Шулай ук закон белән Россия Пенсия фонды 2018 елга чыгымнары 8,7 трлн сум, 2019 елга 9,1 трлн сум булачагы расланган. Фонд бюджетының керемнәре 2018 елда 8,5 трлн сумга җитәр дип фаразлана, 2019 елда керемнәр 8,9 трлн сумга кадәр җитеп артыр дип күзаллана. Фонд бюджеты проекты 2017 елда 220 млрд сум, 2018 һәм 2019 елларда 196 млрд һәм 167 млрд сум дефицит белән формалашкан. Федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар 2017 елда 3,7 трлн сум була, 2018 елда - 3,6 трлн һәм 2019 елда - 3,7 трлн сум.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев