Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстанның «КамАЗ-мастер» командасы белән очрашачак

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстанның «КамАЗ-мастер» командасы белән очраша, дип хәбәр итә дәүләт башлыгының рәсми сайты.

Владимир Путин, «КамАЗ-мастер» вәкилләреннән тыш, «Ефәк юлы» раллиен оештыручыларны да кабул итә.

Татарстанлылар белән очрашу дәүләт башлыгы уздырасы Куркынычсызлык советы утырышыннан соң була. Киңәшмәдә исә төбәкләрдә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләсе төп тема итеп алына. Төп доклад белән Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыгыш ясый.

Шул ук көнне Кремльдә Президент 30дан артык россиялегә дәүләт бүләкләре тапшыра. Владимир Путин кулларыннан орденнар һәм медальләрне фәндә, мәдәнияттә, мәгарифтә, медицинада, шулай ук җитештерү эшчәнлегендә күренекле казанышлары белән лаек булганнар кабул итеп алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев