Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Президенты Владимир Путин Казанга килде

"Казан" халыкар аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич каршы алды. Ике көнлек эш сәфәре кысаларында дәүләт җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дин әһелләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашачак. Шулай ук аның "Туполев" акционерлык җәмгыяте филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булуы көтелә. Моннан тыш Владимир Путин бөтенроссия студент клубларының "Бергәләп алга!" форумында катнашачак һәм Казан федераль университетында илнең иң алдынгы уку йортлары белән телекүпер оештырачак.

Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев