Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Президенты Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады

Россия Президенты 2020 елда Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады. Шул хактагы документ РФ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән. Карар нигезендә, РФ субъектлары хакимиятләре һәм җирле үзидарә органнарына Татарстанның 100 еллыгына әзерлек эшләре һәм аны үткәрүдә катнашырга тәкъдим ителгән. Документ аны имзалаган көннән үз көченә керә.
Татар-информ
Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев