Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Президенты киләчәктә иң кирәкле булачак һөнәрләр турында сөйләде

Россия Президенты Владимир Путин Халыкара фән олимпиадалары җиңүчеләре белән очрашуда киләчәктә иң кирәкле булачак һөнәрләрне әйтте. Бу турыдаРИА Новости хәбәр итте. "Сириус" үзәгендә 1 сентябрьдә балалар белән очрашуда Президент һөнәрләр турында сорауга җавап бирде. В одной из лабораторий образовательного центра «Сириус». "Тәгаен генә әйтеп булмый. Без әле генә заллар, лабораторияләр буйлап йөрдек. Бу лабораторияләрне ясаган вакытта, без биредә  якын киләчәктә кирәк булачак һөнәрләр өчен белгечләр әзерләр дип исәпләдек", - диде ул. Аның сүзләре буенча, сүз зур саннар индустриясе, аларны эшкәртү, ясалма интеллект, робототехника, пилотсыз оча торган аппаратлар, су астында һәм җир өстендә йөри торган аппаратлар, генетика һәм аның белән бәйле бар нәрсә турында бара. Владимир Путин поздравил учеников образовательного центра «Сириус» и всех учащихся России с Днём знаний. Президент белем тармаклары арасындагы чикләрнең бетә баруын, фәннәр чигендә эшләүчеләрнең күбрәк уңышка ирешүен әйтте.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев