Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Президенты "КАМАЗ-мастер" командасын һәм "Ефәк юл" раллиен оештыручыларны кабул итте

Владимир Путин Кремльдә кичә кич «КАМАЗ-мастер» командасын һәм «Ефәк юлы» раллиен оештыручыларны кабул итте. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителде.

Очрашуда «Газпром» һәм «КАМАЗ» компанияләре генераль директорлары Алексей Миллер һәм Сергей Когогин, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм автоузышчылар үзләре катнашты.

«Кадерле дуслар! Сезне зур канәгатьлек белән Мәскәүдә, Кремльдә, сәламлим һәм «Ефәк юлы» кебек катлаулы ярышларда ышанычлы җиңү белән котлыйм», – дип мөрәҗәгать итте очрашуда Россия Президенты.

Очрашу барышында Путин раллида Россия һәм Кытай вәкилләреннән торган катнаш экипаж катнашуын билгеләп үтте, узышта катнашучылардан трассаның ниндилеге, раллида техниканың ничек эшләве турында сорашты.

«КАМАЗ-Мастер»ның быел «Ефәк юлы» раллиенда йөк машиналары зачетында беренче һәм икенче урын алып, җиңүгә ирешүен билгеләп үтик. Айрат Мәрдиев белән Дмитрий Сотников экипажлары иң шәпләре буларак янә танылды.

«КАМАЗ-Мастер» – Чаллы шәһәреннән «КАМАЗ» маркалы автомобильләрдә ярыша торган Россиянең автоузыш командасы. Команда 1988 елда оешкан.

«КАМАЗ-Мастер» узышчылары «Ефәк юлы» раллиенда 2009, 2010 һәм 2012 елларда җиңеп чыккан иде. Моннан тыш, команда «Дакар» («Париж – Дакар») раллиен 13 тапкыр отты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев