Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган һәм авыр хезмәтләре, балаларны кайгыртулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән. Министрлар Кабинеты башлыгының котлау телеграммасы тексты Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

"Без бу бәйрәмне гомер буе билгеләп үтәбез. Башта - укучылар һәм студентлар буларак, аннары - ата-аналар. Аны аеручы җылылык һәм остазларга хөрмәт белән билгеләп үтәбез", - диелгән котлауда.

Укытучы һөнәре осталык, сабырлык һәм әдәплелектән тыш, укучыларына зур мәхәббәт булуны да таләп итә дип белдергән Россия Премьер-министры. "Сез нәкъ менә мәхәббәт белән үз укучыларыгызга казанышларга юл ачасыз, аларны мөстәкыйль һәм иҗади фикерләргә, карарлар кабул итәргә, җаваплылыкка, нәтиҗәләргә ирешергә өйрәтәсез", - дигән сүзләр бар телеграммада.

Яшь буыннның дөньяга карашы, фундаменталь кыйммәтләр системасы, сәламәтлеге, димәк, безнең илнең киләчәге сезнең квалификациягә, эшкә битараф булмауга һәм киң күзаллауга бәйле дип белдергән Медведев. "Безнең балаларны кайгыртуыгыз, намуслы, авыр, җәмгыять өчен бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт", - дип белдергән Премьер.

Бөтендөнья укытучылар көне ЮНЕСКО инициативасы белән 1994 елдан башлап ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев