Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия почтасы" "Почта белән укыйбыз" дигән гомумфедераль программа башлап җибәрде

Октябрь-ноябрь айларын колачлаячак акция басма индустриягә булышлык күрсәтү максатында уздырыла. Татарстанда әлеге чара “Татмедиа” булышлыгы белән үткәрелә. Почта бүлекчәләрендә 100 сумнан артыграк бәягә газета-журнал яки 500 сумнан артыграк хакка китаплар сатып алган кешегә бүләккә китап яки яктылыкны кире кайтара торган брелок бирелә. “Почта белән укыйбыз” акциясе халык арасында китап, массакүләм мәгълүмат чараларын укуны популярлаштыруга, басма продукцияне сатуны арттыруга юнәлтелә. Чара беренче тапкыр “Россия почтасы”ның бөтен филиалларында уздырылачак. Акциягә төбәкләрдәге һәм федераль дәрәҗәдәге нәшриятлар, матбугат һәм китап дистрибьюторлары кушылды. Безнең республикада чараның төп мәгълүмати партнеры булып “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы чыгыш ясый. Татарстанның почта бүлекчәләрендә басма матбугат, шулай ук төрле тематика, жанрдагы китапларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Алар арасында балалар әдәбияты, классик язучылар әсәрләре, сугыш турындагы китаплар, фәнни-популяр, заманча әдәбият үрнәкләре дә булачак. Акциядә катнашучыларга атлас, альбомнарның гадәти яки кесә форматындагысын алу мөмкинлеге каралган. – “Почта белән укыйбыз” акциясе ваклап сатуны арттыруга гына юнәлтелмәгән. Безнең өчен бөтен илебез халкына сыйфатлы әдәбияттан файдалану мөмкинлеге тудыру да мөһим булып тора. Күп кенә почта бүлекчәләре газета киосклары, китап кибетләре булмаган җирләрдә урнашкан. Шул сәбәпле, почта китап, газета-журналларны сатып алу өчен бердәнбер урынга әверелә. Соңгы елларның статистикасы күрсәткәнчә, киң ассортимент тәкъдим ителгән очракта, почта бүлекчәләрендә сатыла торган басма матбугатка, китапларга эре шәһәрләрдә яшәүчеләр дә игътибарын арттыра, – дип белдерә “Россия почтасы” генераль директорының почта бизнесы буенча урынбасары Инесса Галактионова. Шунысын да әйтергә кирәк: 2016 елның беренче яртыеллыгында, “Россия почтасы” белән нәшриятларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, почта бүлекчәләрендә газета-журналларны сату 23 процентка, ә китап продукциясен сату 36 процентка үскән. Быелның март-апрель айларында “Почта белән укыйбыз” дигән акция “Россия почтасы”ның 6 филиалында узган иде инде. Әлеге акциягә клиентлар  да уңай мөнәсәбәт белдергән. Чара уздырылган төбәкләрдә матбугат басмаларын сату, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 35 процентка арткан.

 Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев