Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге ветераннар өчен кайнар линия хезмәтен ача

5-нче майда, Бөек Җиңүнең 72-нче еллыгы алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге ветераннар өчен пенсия белән тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча кайнар линия хезмәтен ача. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча 8-800-100-26-27 телефоны аша бушлай кайнар линия хезмәте эшләячәк. Пенсия фонды белгечләре акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Билгеләп үтәбез, башка көннәрдә (ял һәм бәйрәм көннәреннән кала) Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең кайнар линия телефоннары 8(843) 279-27-27 номеры буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, җомга көнне – 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка бүленү вакыты – 12.00-12.45.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев