Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Оборона министрлыгы дөнья океанының бөтен районнарын "үтә күренмәлегә" әйләндерә

Россия Оборона министрлыгы дөнья океанының бөтен районнарын "үтә күренмәлегә" әйләндереп, анда булган корабларны, су асты көймәләрен һәм хәтта түбән оча торган самолет һәм вертолетларны табарга сәләтле уникаль су асты гидроакустик күзәтү системасын эшли башлый. "Гармония" индексын алган уникаль эшләнмәнең нигезендә роботлаштырылган махсус су асты комплекслары ята, алар су асты көймәсеннән чыга һәм төптә куәтле гидроакустик станциягә әверелә. Алынган мәгълүматны роботлар спутниклар аша команда пунктына тапшыра. Белгечләр фикеренчә, системаның аерым элементлары эшли башлаган, "Гармония" тулысынча 2020 елдан да соңга калмыйча файдалануга кертеләчәк. Бу хакта "Известия" яза.

Хәзерге вакытта Федераль махсус төзелеш агентлыгы Дөнья океанын күзәтү өчен роботлаштырылган эшләнмәләр җитештерү цехын төзүгә әзерлекне башлаган. Ул Североморскиның Окольная шәһәре бухтасында урнашачак. Эш "Гармония-С" индексын алган.

Берүк вакытта Яңа Җирдә Белушья Губа торак пунтында яңа система белән идарә итү пункты да төзелә башлаган (индексы "Гармония-НЗ"). Дөрес, Федераль махсус төзелеш агентлыгы әлегә эшләрнең тәмамлану вакытын атамаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев