Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия музейлары музей эшен җәелдерү һәм мәдәни мирасны саклау буенча Татарстан тәҗрибәсен үзләштерә

Музей эшен җәелдерү һәм мәдәни мирасны саклау буенча Татарстан тәҗрибәсе Россиянең бөтен тармакларында да кирәкле. Моның турындагы мәгълүмат Казан Кремлендә узган Татарстан Республикасы тарихи һәйкәлләр һәм мәдәният яңарышы Фондының Попечительләр һәм Административ совет утырышында яңгырады. “Республика җитәкчелегенең мәдәни мирасны саклау буенча тырышлыгын Россиянең барлык төбәкләрендә беләләр һәм игътибар белән өйрәнәләр. Бездә соңгы өч елда барлык ил музейлары да булды. Шул исәптән, без алар ягыннан кызыксыну көтмәгәннәре дә килде”, - дип белдерде Свияжск тарих, архитектура һәм сынлы сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин. “Бар җирдә, кая гына барма, “Татарстанлыларга  рәхәт, сездә җитәкчеләр мәдәниятнең тоткан урынын бәяли” дип әйтәләр. Бездән яңа мәгълүмат көтәләр, тәҗрибә алалар, һәм бу мөһим эшнең артында зур хезмәт ята”, - дип өстәде ул. Хәзер музейлар үзләре дә, беренче чиратта эре шәһәрләрдән ерак торган музей-тыюлыклар, ярдәм һәм булышу көтә. Аларда балалар һәм яшүсмерләр арасында тарихка карата кызыксыну уяту юнәлешендә эшне көчәйтү кирәк. Тагын бер фактор бар, ул да бу мөһим эшне чынга ашырырга комачаулый. “Бу - мәктәп автобуслары белән бәйле чикләүләр. Аңалашыла, иминлек мәсьәләсен кайгыртырга кирәк. Әмма безнең музейларда булучыларның 20-25 проценты гына балалар. Бу бик аз сан. Шәһәр музейларын йөрүче укучылар барлык музейга килүчеләрнең 50-60 процентын тәшкил итә. Аңлашыла да, әгәр безгә бүген балалар килмәсә, аларда рухи хәзинәбезгә хөрмәт тәрбияли алмасак, берничә елдан музейларга йөрүче дә калмаячак”, - дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Свияжск музей-тыюлыгы директоры. “Музейларның кызыктырырлык формасын табарга кирәк, ансыз булмый. Бездә бик күп матур урыннар бар, балаларны күбрәк йөртергә кирәк. Без аларның вакытын алабыз, табигатьне күрсәтәбез, тарих турында сөйлибез, виртуаль дөньядан аерабыз. Безгә бергәләп бу мәсьәләне ничек чишәсен уйларга кирәк”, - дип тотып алды чыгыш ясаучының сүзен Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев