Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия мөслимәләре берлеге һәм Россия мөселман дизайнерлары берлеге тарафыннан үзенчәлекле конкурс игълан ителгән

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан һәм Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина хәбәр итте. “Без “Мөселман эшлекле хатын-кызларының баш киеме” дигән конкурс уздырырга уйладык. Ул Россия күләмендә булырга тиеш, чөнки күп вакытта шулай килеп чыга – татарлар, бүтәннәре дә “бу безнеңчә түгел” дип тәнкыйтьлиләр. Ә ничек соң ул безнеңчә? Шуңа күрә безнең дизайнерлар Россия күләмендә күрсәтергә тиешләр: татар, башкорт һәм башка милләт мөселман хатын-кызларының баш киеме тарихта ничек булган һәм бүгенге көндә ничек булырга тиеш – шуны ачыклау өчен бәйге игълан иттек”, - дип белдерде Наилә Җиһаншина. Аның әйтүенчә, конкурста катнашуга теләк белдереп, дизайнерлар инде шалтырата башлаган. Наилә Җиһаншина бәйге өчен эшләрнең кышкы һәм җәйге сезоннарга исәпләнүен билгеләп үтеп, 4 ай эчендә конкурска йомгак ясау ниятләнүен әйтте. “Без Россия менталитетында мөселман хатын-кызы башын ничек каплап йөрергә тиешлеген, үзебезнең стильне күрсәтергә телибез, дизайнерлар тарихи элементларны да кертер дип көтәбез. Баш киеме белән бәйле проблема бүтән кузгалмаска тиеш дип уйлыйм”, - дип белдерде әңгәмәдәш Мордовиянең Азюрка авылында яулыклы мөселман хатын-кызларына кагылышлы проблемага ишарәләп.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев