Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм "Зәкят" фонды "Изгелек белән бүлеш!" акциясенә кушылырга чакыра

Мәскәү мөселманнары җәмгыяте Сирия качакларына 6 миллион сум гуманитар ярдәм җыйган, якын арада ул Ливанга тапшырылачак. Бу турыда Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аләутдинов РИА Новости мәгълъмат агентлагына хәбәр иткән. "Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм "Зәкят" фонды "Изгелек белән бүлеш!" акциясенә кушылырга чакырды. Акция Ливанда барган сугыштан качарга мәҗбүр булган качакларга ярдәм итүне күздә тотып оештырылды. Социаль челтәрләрдә дә, дин тотучылар арасында да аңлаттык. Кыска гына вакыт эчендә 6 миллионнан артык акча җыелды", — дип сөйләгән Аләутдинов. Шушы көннәрдә Аләутдинов җитәкчелегендәге делегация Бәйрутка гуманитар ярдәмне Ливан-Сирия чик буендагы качакларга тапшыру өчен очачак. "Безнең визит тынычлык һәм гуманизм визиты, Россия ярдәм кирәк булучыларга, ул ил кайда гына булмасын, булыша һәм булышачак та. Безнең акция Сирия мөселманнарына гына түгел, ә медикаментлар, җылы киемнәр һәм, гомумән, кешеләрчә игътибар кирәк булган һәркемгә адреслана", — дип йомгаклаган сүзен Мәскәү мөфтие.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев