Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов хиҗапны ислам динендә бәхәсле мәсьәлә дип саный

Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдерде. Искәртеп үтик, мөселман хатын-кызларының уку йортларында яулык бөркәнү, хиҗап кию проблемасы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә. Узган атна ахырында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов лента.ру сайтына биргән интервьюсында  “Хиҗап - бәхәсле мәсьәлә. Мөселман җәмәгатьчелегендә хиҗап катгый каралмаган", - дип белдергән иде. Дамир Мөхетдиновның әлеге фикере мөселман җәмәгатьчелегендә зур каршылык уяту һәм бәхәс кубуга сәбәп булды. Социаль челтәрләрдә бу уңайдан Дамир Мөхетдиновның профессиональлеген шик астына куеп яздылар. "Хиҗапка башка карашлар да бар" Дамир Мөхетдинов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Лента.Ру"га әйткән фикереннән кире кайтмавын белдерде. "Кайбер дин белгечләренең, аерым алганда, Муса Бигиевның, шулай ук дин эшлеклеклесе, Мисыр мөфтие (1899-1905) Мөхәммәд Абдоның хиҗапка карата фикерләре башка. Хәзерге заман галимнәренең дә бу мәсьәләгә карата башка фикерләре бар. Фәлсәфә фәннәре докторы Әминә Вадуд , Әл Әзхар университеты докторы шәех Мөхәммәд Мостафаның тикшерүләре бар. Мин киң  җәмәгатьчелеккә мөселманнарда хиҗап кию кабул ителгән, әмма башка карашлар да бар дип җиткерәсе килде. Бу минем шәхси карашым түгел. Бәхәсле сорау булгач, проблема булгач, аны барыбызга да өйрәнергә кирәк иде. Барлык проблемаларны да бары тик тирәнтеп өйрәнеп кенә хәл итеп була. Моны шуны киңәш тә иттем дә. Кичә төнлә генә кабат бу мәсьәләгә карата кайбер авторларның хезмәтләрен карап чыктым. Инкыйлабка кадәр фотографияләрдә дә без Риза Фәхретдин, Муса Бигиевнең гаилә вәкилләре хиҗапта түгел икәнен күрәбез. Башка дин әһелләренең вәкилләре - без аларны җәдитчеләр дибез, хиҗап мәсьәләсен тыныч кабул иткән бит. Бу мәсьәлә җәмәгатьчелектә шау-шу күтәргәнгә, бәхәс уятканга “Минарет ислама” журналының алдагы санында  бу сорау каралачак. Мин редколлегиягә алдагы санны бу темага багышларга йөкләмәсен бирдем. Март ае азагында бу мәсьәлә буенча безнең дин эшлеклеләре фикерләре нәшер ителәчәк. "Мәгариф министрының: "Дини атрибутиканы күрсәтүдән тыелырга тиеш", - диюе белән килешәм" Беренчедән, әгәр дә кеше үзенең эчке тоемлавы буенча, иманы буенча динен шулай чагылдырырга кирәк дип саный икән, аның тулы хокукы бар. Хәзер туган вазгыять турында сүз алып барганда, без мәктәптә ислам, православие дине мәдәнияте нигезләрен өйрәтәбез, намус, әдәп турында аңлатабыз, ә үзебез киресен кылабыз. Икенчедән, дөньявилык системасында сайлау бар. Бу система буенча мәктәп дөньяви. Нигә алайса дәүләт учрежденияләре территориясендә гамәл-гыйбәдәт кылу бүлмәләре төзелә, укытучы кабинетларында иконалар күрәбез? Әгәр дә бу шәхси эш, үзенең дини булуыңны күрсәтергә тиеш түгелсең икән, бу мөселманнарга гына түгел, барысына да кагылырга тиеш. Мантыйк буенча шулай. Өченчедән, төшенчеләрне алыштыру булмасын иде. Дини карашыбызны йөкләү факторы булмасын иде. Әгәр дә без сабыр, төрле карашларга ихтирамлы булырга кирәк дип сөйлибез икән, бу  хиҗап киюче балаларның дин кануннарын үтәмәгән балалардан мыскыл итеп көлүенә китереп чыгармасын иде. Мондый хәл дөньяви мәктәптә килеп чыкмасын иде. Монда мин фәлсәфи яктан, нәкъ менә фәлсәфи яктан, дини кеше атрибутиканы күрсәтүдән тыелырга тиеш диюе белән Россия мәгариф министры белән килешәм. Фәлсәфи планда мәгариф министрының фикерендә хаклык бардыр. Дини кеше атрибутикада гына чикләнеп калмый. Бу Азюрка кызларына кагылмый. Алар ихластан, әни-әти кушуы буенча түгел, дин кануннарын үтәргә теләп яулык бәйләгән. Бу яктан карасаң, үз кануннарын инде ничә йөз ел конкрет мөселман татар авылында үтәүче кешеләр өчен дөньяви дәүләттә дөнья сугышы чыгарырга тиеш түгел иде. Азюркада булмадым, ярдәмче белән визит әзерләү буенча сөйләшүләр алып бардым. Ләкин әлегә бу проблема каршылыклар яссалыгына күчте. Бу проблема буенча беркем дә дәшмичә калмаган, сорауны Дәүләт Думасында Раштуа Парламент укуларда да күтәрелде. Мин монда  үз карашымны да әйттем. "Хиҗап ул - беренче сынау" Хиҗаплы кызларны тикшергәнче, наркомания, җинаятьчелек проблемаларын хәл итәргә кирәк дигән Чечня президенты Рамзан Кадыров карашы белән килешеп, социаль челтәрдә яздым. Шул ук вакытта мин җәмәгатьчелек хиҗап мәсьәләсен күтәреп, башка проблемалар чыгуына да әзер булырга тиеш, дим. Хиҗап ул беренче сынау гына. Аннары биш кат намаз, җомга намазы сораулары да күтәреләчәк. Кыш көннәрендә җомга намазлары уку вакытына туры килә, мәсәлән. Ә бу тагын да мөһимрәк". Хиҗап мәсьәләсе, хатын-кызның намусы, абруе теләсе кайсы җәмгыятьтә мөселманнар тарафыннан аеруча авыр кабул ителә, бу хакта мин Дәүләт Думасында да әйттем", - дип сөйләде Дамир хәзрәт Мөхетдинов. Мәгълүм булганча, Россиядә мөселман яулыгын кию мәсьәләсе кискен булып, Мордовия хакимиятенең Азюрка авылындагы мәктәптә мөселман укытучы хатын-кызларга башларына яулык киюне тыярга омтылуыннан соң күтәрелде. РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләп йөрүгә рөхсәт ителмәвен шәрехләп, Россиядә белем бирү дөньяви характерда булуы турында һәм "чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели, дип уйламыйм”, - дигән иде. Бу вазгыятькә карата фикерен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Instagram социаль челтәрендәге үзенең шәхси битендә урнаштырган иде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров "укытучы хатын-кызларга яулык бәйләүне тыю - дискриминация" диде. Чечня президенты Рамзан Кадыров "бу тема махсус кузгатылган. Максат – мәгариф өлкәсендәге әһәмиятле проблемаларны җәмгыять игътибарыннан яшерү", дип язды социаль челтәрендәге шәхси битендә. Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина "гардеробка бәйләнеп проблема хәл ителми", Мәскәү журналисты Максим Шевченко "мәсьәлә яулыкта түгел, сәбәп – уңышлы авылларга икътисади һөҗүмдә" дип белдерде. Шулай ук “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, ислам белгече Роман Силантьев һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев