Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия мөселман өммәте ЮНЕСКО резолюциясен тәнкыйтькә тоткан раввинны хуплады

ЮНЕСКО Башкарма комитеты Иерусалим буенча кабул ителгән резолюциясендә еврей халкының Храм тавы (әл-Харам әл-Кудс әш-Шәриф) белән элемтәсен күрсәтергә тиеш иде, дип белдергән "РИА Новости"гы Халыкара ислам миссиясе рәисе, Төньяк Кавказ мөселманнарының Мәскәүдәге Координацион үзәге генераль вәкиле мөфти Шафиг Пшихачев, документны һәм РФ еврей җәмгыятенең аңа реакциясен шәрехләп.

Россиянең баш раввины Берл Лазар элегрәк белдергәнчә, ЮНЕСКОның Иерусалим буенча резолюциясендә, аның сүзләренчә, "еврейларның бу шәһәрнең изге урыннарына хокуклары турында искәртмичә, исламның Иерусалим белән аерым элемтәләре" турында әйтелә, бу бөтен еврейлар хисләрен мыскыл итә һәм "бу оешманың абруен тулысынча төшерә". Шулай ук Лазар документны хуплаган "ЮНЕСКОда Россия делегациясенең тавыш бирүенә шаккатуын" белдергән.

Мөфти Пшихачев сүзләренчә, ул резолюция тексты белән танышырга өлгермәгән һәм аны кабул итү белән нәрсә бәйле булуын белми, әмма еврейлар җәмгыятенең Иерусалим һәм Храм тавы Ибраһим (Аврамм) диннәре (христианлык, ислам һәм иудаизм) белән бәйле урын булуы турындагы позициясен хуплавын белдергән.

"Әгәр ЮНЕСКО документында бу хакта белдерелсә, мин монда ислам һәм христиан диннәренә каршы килерлек нәрсә күрмим", - дигән мөфти.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев