Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Төмән өлкәсе эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек итәчәк

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы кысаларында, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм ассоциациясе идарә әгъзасы, Төмән өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров белән очрашкан. Очрашуда Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең коммерция департаменты җитәкчесе Васил Мәҗитов һәм Башкаручы директоры Марсель Сабиров та катнашкан. Бу хакта ассоциациянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада катнашучылар Төмән өлкәсе мөселман эшмәкәрләре берләшмәләренә ярдәм итүгә кагылышлы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышкан. "2017 елның гыйнвар аенда без Ханты-Манси автоном округы, шулай ук Ямал-Ненец автоном округында Ассоциациянең вәкиллеген ачарга җыенабыз. Үз эшчәнлекләрен "этик" финанслар концепциясенә нигезләнеп алып баручы барлык конструктив көчләрне берләштерү зарур. Төмән өлкәсендә мөселман халкы күп яшәгәнне беләбез. Бүген эшмәкәрлеккә һәм элемтәләргә яңа этәргеч бирү өчен аларны берләштерергә кирәк", - дип белдергән Айдар Шаһимәрдәнов. Ринат Насыйров сүзләренчә, ул Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшчәнлеген күптән күзәтә һәм аның эшчәнлеген бик файдалы һәм кирәкле саный. "Без бергә тормышка ашыра алырлык һәм ике як өчен дә отышлы булырлык проектлар шактый", - дип билгеләп үткән ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев