Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Министрлар Кабинеты илдә яшәү минимумы күләмен киметте

Россия Министрлар Кабинеты илдә яшәү минимумы күләмен 2016 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча 67 сумга киметте. Хәзер ул 9 мең 889 сумны тәшкил итә. Әлеге карар Хөкүмәтнең рәсми хокукый мәгълүмат порталында урын алган.

Документ нигезендә, эшче хәлендәге халык өчен яшәү минимумы 10 мең 678 сумны, пенсионер өчен  8 мең 136 сумны, ә балалар өчен 9 мең 668 сумны тәшкил итәчәк.

Россия Хезмәт министрлыгына сылтама белән “Interfax.ru” хәбәр иткәнчә, яшәү минимумы аның составындагы азык-төлек бәяләре 1,9 процентка төшүе сәбәпле кимегән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев