Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия милләте турында закон декларация булырга тиеш түгел" - Игорь Баринов

Аның эчтәлек-мәгънәсе исеменә караганда мөһимрәк. Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов шул фикердә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Россия милләте бердәмлеге һәм этник төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләр белән идарә итү турында» закон кабул итү кирәклеген 2016 елның октябрендә Милләтләр эшләре буенча министрлыкның элекке җитәкчесе Вячеслав Михайлов әйткән иде. Декабрь башында Владимир Путин президент каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет президиумына 2017 елның 1 августына кадәр әлеге хокукый-норматив актның проектын әзерләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Закон күпмилләтле Россия Федерациясе (Россия милләте) халыклары арасындагы бердәмлекне ныгыту өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салачак, дип фаразлана. Беренче утырыштан соң эшче төркем канунның ничек аталырга һәм аның нинди мөнәсәбәтләрне җайга салырга тиешлеге турында уртак фикергә килә алмады. «Мин әлеге документ турында ул бары тик Россия милләте законы булырга гына тиеш дип әйтмәс идем. Мондый канун безнең эшчәнлегебезнең барлык өлкәләрен колачларга тиеш. Законның исеме үз эченә этник компонентны алырга тиеш түгел. Безгә декларация төрендә булмаган, ә эшли торган, шул исәптән норматив-хокукый документ кирәк. Документның исеме бәхәсләргә һәм озын-озак фикер алышуларга җирлек булып тормый, аның эчтәлеге мөһим», – диде Баринов. Ул документны әзерләү барышында Россия Милләт эшләре буенча федераль агентлыкның катнашуын билгеләп үтте. Баринов, канәгатьлек белән, россиялеләрнең үзаңы югары дигән фикер белдерде. «Соңгы вакытта үткәрелгән социологик тикшеренүләр бүген гражданлык үзаңының СССР таркалганнан соңгы Россия дәүләте чорында иң югары дәрәҗә булуын дәлилли. Әлеге күрсәткечләр безнең илкүләм сораштыруларыбыз нигезендә дә, РФА социология институты тикшеренүләре нәтиҗәсендә дә билгеле булды», – дип нәтиҗә ясады ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев