Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия мәктәпләрендә уку урыннарына ихтыяҗ 6 млн тәшкил итә

Яңа мәктәпләр төзү эшен кызулатырга кирәк, дип белдергән Дәүләт Думасында үткән “Хөкүмәт сәгате”ндә Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. “Безнең илдә мәктәп яшенә килеп җиткән буынның артуы мәктәпләргә җитди йөкләмә ясый. Мәктәпләрдәге уку урыннарына дефицит 6 млн тәшкил итә”, - дигән Ольга Голодец. Үткән ел яңа мәктәпләр төзү программасын тормышка ашыру өчен 25 млрд сум акча бүлеп бирелгән һәм файдаланышка мәктәпләрдә 167 мең яңа урын кертелгән. “Безгә темпны арттырырга кирәк. Бу программа тиз үсәргә тиеш”, - дип белдергән Голодец. Шулай ук ул быел мәктәпләргә беренче сыйныфка 145 меңгә артыграк укучы килгәнен искәрткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев