Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия мәктәпләре программасына янә астрономия фәне кертелергә мөмкин

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде дип яза "ТАСС".

О. Васильева бу фәнне программага кайтару ихтыяҗында шик юк диде. Шул ук вакытта министр әлегә бу фәнне нинди вакыт исәбенә өйрәнәчәкләрен белми.

Астрономия мәктәп программасыннан 2008 елда алынды, хәзер аның элементлары география һәм физика дәресләрендә өйрәнелә. Бу карар ул вакыттагы дәреслекләрнең урта белем бирү учреждениеләрендә куллануга кертелмәү аркасында кабул ителгән иде, дип дип билгеләп үтә «Интерфакс».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев