Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә" Кайбыч районы яшь варислары кушылды

Федоровское гомумбелем бирү мәктәбе укучылары беренчеләрдән булып “Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә” кушылды. Тантаналы линейкада отряд командирлары рапорт тапшырды. Шуннан соң “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” байрагы кертелеп, Россия һәм Татарстан гимны яңгырады. Яшь варисларны котларга Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина килгән иде, дип хәбәр итә район газетасы.

Мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамил Зиннәтуллин хәрәкәтнең эшчәнлеге һәм юнәлеше белән таныштырып үтте. Алар – шәхесне үстерү, гражданлык активлыгы, мәгълүмати-медиа, хәрби-патриотик юнәлешләр.

"Мин сезнең барыгызны да мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм хәрәкәтнең Татарстан төбәге бүлеге координаторы Дарья Пронина исеменнән аңа беренчеләрдән булып керүегез белән котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иҗади уңышлар телим", – диде ул.

Укучыларны бәйрәм белән котларга Кайбычның «Форпост» үзәге директоры Лилия Бикаева һәм мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Агния Шоркина да килде.

Әлеге мәктәпнең тугызынчы класс укучысы Алинә Фәхриева августта ук “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” нә кабул ителгән. Әлеге тантаналы чара Казан Ратушасында үткән, Алинә анда Кайбыч районыннан делегат булып барган.

"Беренче сентябрьдә мин үзебезнең мәктәп укучыларына шушы хәрәкәт турында сөйләдем, класс сәгатьләре үткәрдем", – диде ул.

Алинә Фәхриева белән бергә аңа яңа кушылган утыз укучы намуслы һәм гадел, җаваплы булырга, олыларны хөрмәтләргә һәм дуслыкка ышанырга ант бирде. Тантаналы вәгъдәдән соң, активистларга күкрәк билгесе беркетелде.

"Кадерле балалар, әлеге билге – дөреслеккә һәм изгелеккә, яхшылыкка юлны күрсәтүче. Сез аны намус белән тагып йөрегез", – дип укучыларны “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Лилия Зиннәтуллина котлады.

Тантаналы линейка “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гимнына бию белән тәмамланды, диелә язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев