Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә туган телләрне өйрәнү буенча аңлатма юллады

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә туган тел һәм дәүләт телләрен өйрәнү буенча аңлатма әзерләгән. Уку планын формалаштыру буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр төбәк башлыкларына юлланган. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә. Аңлатмалар 20 июльдә узган Милләтара багланышлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты йөкләмәсен истә тотып төзелгән. “Министрлык тарафыннан республика уку йортларында укучыларның һәм ата-аналарның мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен истә тотып оештырылган уку планының дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү өлешендә яңа мөмкинлекләр тәкъдим ителде. Шул ук вакытта республика мәктәпләре уку планнары ата-аналарга һәм укучыларга сайлау хокукын гарантияләп, дәүләт телләрен өйрәнүне ирекле рәвештә тәэмин итәргә тиеш”, - диелгән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев