Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирүне күздә тоткан закон проектын хупларга әзер

Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева җиткерде, дип хәбәр итә Интерфакс. "Мин Думада коллегаларыгызның мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирә торган закон проекты әзерләвен беләм һәм без аны ике куллап хуплаячакбыз", - дигән Васильева  “Яшь буында гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм хатын-кызлар советының үзара эшчәнлеге” Россия хатын-кызлар берлеге бөтенроссия форумында. 2016 елның көзендә Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетында Россия Мәгариф министрлыгына бер төркем тәкъдимнәр, шул исәптән хезмәт тәрбиясе бирү буенча да, әзерләнүе билгеле булды. Комитет җитәкчесе Вячеслав Никонов октябрьдә " хезмәт тәрбиясенә кире кайту күп бәхәсләр тудырды, әмма парламентарийлар әлеге нормаларны ничек гамәлгә кертү юлын ачыкларга ниятлиләр", - дип җиткергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев