Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә тарих фәненнән яңа дәреслекләр кертәчәк

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәктәпләренә тарих фәненнән яңа дәреслекләрне 2017 елда кертәчәк. Бу хакта “Укучылар күзе белән ХХI гасырда Россия тарихы” бөтенроссия конференциясендә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдергән, дип яза РИА “Новости”. “2017-2018 уку елының 1 сентябреннән төбәкләрнең күбесендә укучылар яңа дәреслекләрдән шөгыльләнә башласын өчен, без булдыра алганча, барысын да эшләрбез. Бу безнең өчен бик әһәмиятле”, - дип белдергән Васильева. 2013 елда президент Владимир Путин Россия тарихыннан мәктәпләрдә русча яхшы телдә һәм эчке каршылыклардан азат ителгән бердәм дәрслекләр булдыру бурычын куйган иде. Шул уңайдан, ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексның концепциясе эшләнгән һәм аның буенча фикер алышу үткәрелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев