Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия-Культура" телеканалында Татарстан Республикасы халыкларына багышланган документаль фильм премьерасы тәкъдим ителәчәк

Ул «Россия, любовь моя!» программасы кысаларында күрсәтелә.

Фильм быел 29 августтан 11 сентябрьгә кадәр республика башкаласы Казанда һәм Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Спас һәм Тәтеш районнарында төшерелгән.

Аерым алганда, фильм төшерүчеләр Казанда «Кырлай» аттракционнар паркы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Казан» гаилә үзәге, Татарстан халыкларының Дуслык йортын “эләктергән”. 30 августта алар «Уйнагыз, гармуннар!» XXXI республика халык иҗаты бәйрәмендә, «Казан сөлгесе» халык сәнгате фестиваль-конкурсында, халык күңел ачуларында булып, бәйрәм салютын да төшергән.

Спас районында Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Яшел Үзән районында Зөя утрау-шәһәрлеге һәм ачык һавадагы “Татар авылы” этнографик музее үзенчәлекләре кинотасмага алынган.

Фильмга Аксубай районында «Родник», «Посиделки», «Сенчель» фольклор коллективлары һәм «Деревенька» вокаль ансамбле, Балтач төбәгендә «Улисьял Вел» мари фольклор ансамбле чыгышлары кергән. Соңгысында татарларның “Кич утыру” йола уеннары төшерелгән. Кукмара районында табанянь – коймак пешергәннәр, «Сактон» халык ансамбле урмурт такмаклары башкарган. Мамадышта «Кумырык» вокаль ансамбле, керәшеннәрнең «Җиңгәчәйләр» фольклор ансамбле һәм «Карендәшләр» чыгышлары, Лаеш белән Тәтеш районнарында рус һәм мордва халыклары йолалары төшерелгән.

Шул рәвешле, республиканың муниципаль районнарында халык йолалары, гореф-гадәтләре фильм төшерү өчен сурәтләнгән.

Әлеге документаль фильм “2014-2020 елларда Россия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәниятен үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында эшләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев