Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия күләмендә үткәрелгән "Ел гаиләсе" бәйгесендә Татарстан вәкилләре җиңү яулаган

Россия күләмендә беренче мәртәбә үткәрелгән «Ел гаиләсе» бәйгесендә Татарстан вәкилләре Дилүзә һәм Руслан Хәбиевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган. Бу хакта "Сөембикә" журналы хәбәр итә.

"Ел гаиләсе" бәйгесен РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү Фонды белән берлектә оештырган. Конкурсның төп максаты – гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау. Бәйгедә Россиянең 79 төбәгеннән 294 гаилә катнашкан. Җиңүчеләрне 5 номинация буенча ачыклаганнар: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авылда яшәүче гаилә», «Россиянең алтын гаиләсе», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә». Кичә кич Мәскәүдә, «Россия» концертлар залында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләрнең гаилә тарихлары тупланган «Ел гаиләсе – 2016» дигән китап дөнья күрәчәк.

Дилүзә Хәбиеваны татарстанлылар «Нечкәбил» бәйгесе җиңүчесе буларак белә. Хәбиевлар шулай ук Идел буе округының Пермь шәһәрендә узган «Уңышлы гаилә» конкурсы җиңүчеләре. Хәбиевларның тормыш шигаре - «Бәйгедә катнашасыңмы – җиңәргә кирәк!», дип хәбәр итә "Сөембикә" журналы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев